Татарстанда техник культураларны җыю дәвам итә

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада техник культураларны җыю дәвам итә. 2016 елның 6 октябренә 38,5 меңга мәйданнан (планнан 61%) 1296,2 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Уртача уңыш гектардан 336 центнер тәшкил итә.

Бәрәңге 6,4 мең га (81%) мәйданда 117,8 мең тонна чыгарылган, уртача уңдырышлылык - 183 ц/га.

Республика хуҗалыкларында яшелчәләр 0,8 мең га (41%) мәйданда җыелган. Тулаем җыем – 25,5 мең тонна.

Ашлык кукурузы 58,8 мең га (61%) мәйданда 189,7 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык – 32,3 ц/га.

Көнбагыш 48,2 мең га (44%) мәйданда 71 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык гектардан 14,7 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International