Татарстан Республикасында 581 мең га көзге культуралар чәчелгән, бу бөртеклеләр мәйданының 36 %ын тәшкил итә. Гомумән алганда, уҗымнарның торышы начар түгел, һава шартлары да моңа ярдәм итә. Хәзер алар тамыр җибәрә, ә күп кырлар инде шытып чыккан. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры фазыйфаларын башкаручы Алексей Песошинкатнашты.
Марат Әхмәтов кайбер районнардан үзенең канәгатъсезлеген белдерде. Мәс., Чирмешән районы әлегә чәчүлекләрнең 64%ын гына чәчкән, бу бөртеклеләрнең 23%ын тәшкил итә. «Бөгелмә, Ютазы, Баулы районнарында да шундый ук хәл, – диде Марат Әхмәтов. – Бу елгы уңыш буенча да сез арттагы өчлектә булдыгыз. Аномаль һава шартларына гына сылтарга кирәкми». Моннан тыш, Менделеевск районында да бөртеклеләрнең 21%ы гына чәчелгән, аларда да уҗым культураларына тиешле игътибар юк, дип, билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук киләсе ел уңышы өчен туфракны туңга сөрү мәсьәләсенә дә тукталды.
«Бүгенгә 400 мең га мәйдан эшкәртелмәгән әле, – диде ул. – План буенча 2 млн. га. Бу эшкә 1300дән артыкагрегат җәлеп ителгән, шулардан 900е куәтле тракторлар. Җирне туңга сөрүне Зәй, Әтнә, Актаныш, Балтач, Саба һәм Сарман районнары төгәлләп килә – 90%тан артык сөрелгән. Шуңа күрә алар уңыш буенча да беренче унлыкта баралар».
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Яңа Чишмә (59%), Чирмешән һәм Кайбыч (55%), Әлки (51%) районнарында җир сөрү сүлпән бара, Кама Тамагында районында – 35%, Югары Ослан районында тагын да аз сукаланган (13%).
«Туфракны төп эшкәртү буенча тәүлек буе эшләүне оештыруны сорыйм, чөнки киләчәк ел уңышы шуңа бәйле, – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, муниципаль районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп. – Техника һәм һава шартлары да туфракны төп эшкәртүгә мөмкинлек бирә әле».
Видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук районнар җитәкчелегенең туфрак эшкәртүгә җаваплы вәкилләре белән, аерым алганда, Югары Ослан, Чирмешән районнары белән, элемтәгә керде һәм барлыкка килгән вәзгыятьне төзәтү буенча чаралар күрергә кушты.