Республика хуҗалыклары терлекләрне кышкы абзарларга күчерәләр

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Көзге сезон башлангач терлекләрне җәйге мәйданчыклардан кышкы абзарларга күчерү эшләре тотына. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында сыерларның һәм эре мөгезле яшь терлекләрнең 99%ы кышкы абзарларга кертелгән. Бу эшләрне беренчеләрдн булып «Архангельский» КФХ тәмамлады.

«Терлекләрнең кышлавы яхшы узсын өчен быел коры азык та (печән, салам) һәм сусыл азык та (силос, сенаж) җитәрлек әзерләнде, терлекләргә ашлык фуражы да булачак», – дип сөйләде КФХ башлыгыТатьяна Белоглазова.

Җәен хуҗалыкта биналар төзекләндерелгән һәм җылытылган. КФХ башлыгы сүзләренә караганда, терлекләрне кышкы рационга күчерү алдан ук башланган. Чөнки көзен үләннәрдә туклыклы матдәләразрак була, шуңа күрә терлекчеләр аларның рациоына сыйфатлы сенаж өсти башлаганнар.

Хәзер хуҗалыкта төп максат – сөт күләме дәрәҗәсен саклап калу, ул бүгенге көндә һәр сыердан 16 кг тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International