Татарстанга Төрекмәнстаннан икътисад һәм үсеш министры Батыр Базар җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән килде.
Казанга килгәч, Батыр Базаров Татарстан нефть химиясе форумын ачуда катнашты. Анда ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышыннан соң чарада катнашучыларны сәламләде.
Шуннан соң Төрекмәнстан делегациясе “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ килде, андагы авыл хуҗалыгы продукциясе ассортименты белән танышты. Делегацияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Евгений Рещиков җитәкләп йөрде.
Төрекмәнстан кунаклары шулай ук “Майский” теплица комбинаты» ААҖ һәм Зеленодольск районында “Залесный” агрофирмасы” ҖЧҖ эше белән танышты.
Белешмә өчен. “Майский” теплица комбинаты» ААҖнең мәйданы – 42 га, шул исәптән яңача яктыртылыш белән – 30 га. Комбинат якланган грунтта яшелчә җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора, еллык җитештерү күләме – 33 мең тоннадан артык. Аның продукциясе Мәскәү, Санкт-Петербург, Сургут, Екатеринбург, Ижевск, Киров, Пермь һәм башка шәһәрләргә җибәрелә.
“Залесный” агрофирмасы” ҖЧҖендә тулы җитештерү циклы башкарыла: йомыркаларны импортлау – чебиләр чыгару – күркә чебиләре үстерү –сую – эшкәртү – сату. 2015 елда чыгарылган чебиләр саны уртача 50 мең баш булды, 2016 елда – 90 мең баш. Елга 2500 тоннага якын ит җитештерелә.