Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю һәм көзге чәчү дәвам итә

2016 елның 5 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 5 сентябренә 8,9 мең га мәйданнан (планнан 14%) 268,1 мең тонна шикәр чөгендере алынган, уртача уңдырышлылык – 300 ц/га.

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында шикәр чөгендере 2,8 мең гамәйданда җыелган, Зәй районында – 2,5 мең га. Татлы тамырдан иң зур уңыш Тукай районында күзәтелә– 330 ц/га. Тәтеш районында бу күрсәткеч – 326 ц/га, Лениногорск районында – 320 ц/га.

Бәрәңге 900 гектардан (11%) 15,4 мең тонна чыгарылган, уртача уңдырышлылык – 179 ц/га.

Рапс 93,5 мең га мәйданда (84%) җыелган. Бүгенгә барысы 59,1 мең тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – 6,3 ц/га.

Ашлык кукурузы 6,2 мең гектар мәйданда (6%) 20,9 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык – 33,7 ц/га.

Киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар 505 мең га мәйданда чәчелгән, бу планнан 85% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International