2016 елның 24 августына республика буенча 4 млн. тоннадан артык ашлык җыелды, уртача уңдырышлылык – 27,1 ц/га. Бөртекле һәм кузаклы культураларның соңгы гектарлары җыела – барлык мәйданнан 0,7% җыярга калды (10,5 мең га).Татарстанның 28 районы бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләделәр.
Республика хуҗалыкларында карабодай, рапс һәм шикәр чөгендере җыю дәвам итә. 22,6 мең га мәйданда 25,2 мең тонна карабодай суктырылган (планнан 86%), уртача уңдырышлылык – 11,1 ц/га. Рапс 39,3 меңга (36%) мәйданда 30,3 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык – 7,7 ц/га.
Шикәр чөгендере 3,2 мең га (5%) мәйданда 95,1 мең тонна җыелган, уртача уңдырышлылык – гектардан300 центнер тәшкил итә.
Киләсе ел уңышы өчен көзге культуралар 230,2 мең гектар (38%) мәйданда чәчелгән.