2017 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә «Органик җитештерү продукциясе. Ихтыярый сертификацияләүне үткәрү тәртибе» милли стандарты ГОСТ Р 57022-2016 кертелә. Максат – органик җитештерү продукциясен ихтыярый сертификацияләүнең бердәм регламентын билгеләү.
Яңа стандарт алдынгы халыкара тәҗрибәләргә туры килә. Аны эшләүдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты инициатор булып чыкты.
Расланган стандарт органик продукция җитештерүне сертификацияләүче оешмалар, шулай ук мондый сертификацияләүне үткәрүгә дәгъва кылучы предприятиеләр тарафыннан куллану өчен дә билгеләнә.
Әлеге стандарт элек расланган «Органик азык-төлек продуктлары. Терминнар һәм билгеләмәләр» ГОСТ Р 56104-2014 һәм «Органик җитештерү продукциясе. Җитештерү, саклау, транспортировкалау кагыйдәләре» ГОСТ Р 56508-2015 милли стандартлары белән үзара тыгыз бәйле.