Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнеп килә

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны өч район – Биектау, Зәй һәм Саба районнары төгәлләде. Зәй районында 135,4 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык – 37 ц/га, Биектау районында – 83,4 мең тонна (27,2 ц/га), Саба районында – 71,2 мең тонна (30,1 ц/га). Исегезгә төшерәбез, республикада беренчеләрдән булып бу культураларны җыюны Әтнә районы игенчеләре төгәлләгән иде, алар 56,2 мең тонна ашлык җыйдылар, уңдырышлылык – 30,8 ц/га. Бу көннәрдә бөртеклеләр җыюны  Алексеевск,Түбән Кама, Чистай районнары төгәлләргә тора.

Гомумән алганда, 18 августка Татарстанда 1368,3 мең га мәйданда (планнан 92%) 3,7 млн. тоннадан артык ашлык җыелды. Уртача уңдырышлылык – 27,6 ц/га.

Балтач районында язгы бодай уңышы гектардан уртача 37,9 центнер чыга. Актаныш районында бу күрсәткеч 32,4 ц/га чамасы, Тукай районында – 31,1 ц/га, Азнакай һәм Кукмара районнарында – 30 ц/га.

Зәй, Сарман һәм Тукай районнарында шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам итә. Бүгенгә татлы тамыр1498 гектар мәйданда җыелган, уртача уңдырышлылык 297,3 ц/га тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International