Урак өсте-2016: Татарстанда җыелган тулаем ашлык күләме 3,5 миллион тоннадан артып китте

2016 елның 16 августы, сишәмбе

2016 елның 16 августына республикада 3,5 млн. тоннадан артык ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – 27,8 ц/га. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1289,9 мең га (86%) мәйданда җыелган.

Иң күп ашлык Буа районында җыелган – 152,3 мең тонна, уртача уңдырышлылык – 34,3 ц/га. Азнакай районында – 144,1 мең тонна (уңдырышлылык – 30,1 ц/га), Сарман районында –  135,1 мең тонна (31,9 ц/га), Актаныш районында – 129,5 мең тонна (33 ц/га), Зәй районында – 127,5 мең тонна (37,5 ц/га).

Саба районында барлык мәйданның 97%ы җыелган, Биектау районында – 94%, Зәй районында – 93%,Азнакай, Алексеевск һәм Чистай районнарының һәркайсында 92%.

Республика игенчеләре рапс җыюга керештеләзр. Бүгенгә әлеге культура 3,3 мең гектар мәйданда 2,3 мең тонна җыелган. Уртача уңдырышлылык - 6,9 ц/га.

Минзәлә районында 15 га мәйданда бәрәңге җыелган, уртача уңдырышлылык - 250 ц/га.

Районнарда көзге культуралар чәчү дәвам итә. Алар бүгенгә 61,7 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан: 51,8 мең га – көзге арыш һәм 8,6 мең га – көзге бодай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International