Энергияне саклау өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның 3 нче Бөтенроссия конкурсы төбәк этабына гаризалар кабул итү дәвам итә

2016 елның 9 августы, сишәмбе

2016 елның 23 ноябреннән  25 ноябренә кадәр Мәскәүдә энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау буенча ENES-2016 V Халыкара форум узачак. Әлеге форум кысаларында Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы энергияне саклау өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектларның 3 нче Бөтенроссия конкурсын үткәрә.

Конкурс ике этапта уза: төбәк һәм федераль. Татарстан Республикасы территориясендә конкурсның төбәк этабын уздыруны оештыручы буларак һәм моңа вәкаләтле орган итеп Татарстан Республикасы Сәнәгатьһәм сәүдә министрлыгы билгеләнде.

Конкурс барлык милек рәвешләрендәге оешмалар өчен ачык. Анда катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 1 сентябренә кадәр гамәлгә ашырылган проектлар кабул ителә.

Конкурсның төбәк этабында катнашу өчен 2016 елның 1 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына «PDF» форматында түбәндәге электрон адреска гариза җибәрергә кирәк: Evgeniya.Katkova@tatar.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтамада танышырга мөмкин:  http://mpt.tatarstan.ru/rus/konkurs-enes.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International