«Чаллы-Яшелчә» ҖЧҖ ындыр табагында ветераннар эшли

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Чаллы-Яшелчә» ҖЧҖ ындыр табагында ветераннар эшли.

«Ындыр табагында 25 кеше эшли, эш ике сменада оештырылган, –  дип сөйләдеындыр табагы мөдире Наталья Снигур. – Беренче сменада ветераннар Мария Никитина һәм Анастасия Кудряшова эшли. Алар үзләре лаеклы ялда, ә моңда кадәр озак еллар ашлык чистартуда эшләгәннәр иде».

«Минем биш балам бар. Пенсиягә чыкканыма 16 ел инде. Әмма урак башлануга, өйдә тик утырып булмый, күңелем шунда ашкына. Яратып эшлим бу эшне», – дип сөйли Анастасия Кудряшова.

Үзәк склад мөдире Марс Идиятуллин монда 26 ел инде уракта катнаша. Моннан тыш, ул орлыкларныңкалибровка сыйфатын да күзәтеп бара. Елена Чернова һәм Зинаида Белоглазова – элеккеге бухгалтерия хезмәткәрләре.  Хәзер алар пенсиядә булсалар да, урак өстендә бик теләп хуҗалыкка ярдәмгә киләләр. Алар үлчәүдә тора.

«Чаллы-Яшелчә» ҖЧҖ кырларында биш комбайн эшли, дүрт «КамАЗ» машинасы ашлык ташый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International