Рөстәм Миңнеханов республиканың Питрәч муниципаль районында урып-җыю эшләренең барышын бәяләде

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районында булды, анда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килгән иде.

Район кырлары өстеннән очып узганнан соң, Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс Питрәч” агрофирмасы” ААҖ кырларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Очрашу барышында башта ул 1000 тоннадан артык ашлык суктырган алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшырды. Бүләкләргә “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖенең «Нью-Холланд» комбайнында эшләүче механизаторлары Айрат Галләмов, Алик Мортазин, Радик Нигъмәтуллин, Дмитрий Луканихин лаек булды.

Урып-җыю эшләренең барышы турында Татарстан Республикасы Президентына район башлыгы Эдуард Дияров сөйләде.

«Бүгенгә бөртеклеләр 15,6 мең гектардан суктырылды, бу чәчүлекләрнең 51 процентын тәшкил итә. 43,2мең тонна ашлык җыелды. Уңдырышлылык - гектардан уртача 27,6 центнер», – дип хәбәр итте район башлыгы.

Хуҗалыкларда көзге бодай җыелып бетте, көзге арыш барлык мәйданның 96%ында җыелды.

Рөстәм Миңнеханов районда федераль программаларның гамәлгә ашырылуы, азык әзерләүнең торышы һәм сөт җитештерү белән кызыксынды.

Районда бүгенгә шартлыча бер баш терлеккә 17,3 центнер азык әзерләнгән. Һәркөнне 62,1 тонна сөт савыла.

«Сөт җитештерү буенча авыл халкы бөтен көчне куеп эшләмиләр әле, – диде Марат Әхмәтов. ­– «Ак Барс Питрәч” ҖЧҖендә күрсәткечләр яхшы, алар район буенча тәүлеклек тулаем күләмнең яртысын җитештерәләр. Булган резервлардан файдаланырга кирәк».

Министр сүзләренә караганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше тотрыклы.

Татарстан Республикасы Президенты, район хуҗалыкларындагы уңдырышлылык бер-берсеннән нык аерыла, дип билгеләп үтте. Ул, терлекчелек мәсьәләләренә күбрәк игътибар бирергә кирәк, сыерлар санын арттырырга һәм сөт күрсәткечләрен күтәрергә кирәк, дип ассызыклады.

«Районның мөмкинлекләре җитәрлек, аны тулысынча файдаланырга гына кирәк. Шәһәргә якын булу – бик зур өстенлек ул», – диде Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International