Татарстан кырларында авыл хезмәтчәннәре өчен агитбригадалар чыгыш ясый

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

Республика районнарында бар куәткә 2016 елгы уңышны урып-җыю эшләре бара. Яңа уңышны җыюда барысы да – комбайнчылар, механизаторлар, машина йөртүчеләр, ындыр табагында, элеваторларда эшләүчеләр һәм авыл хуҗалыгы тармагының башка хезмәткәрләре көнне-төнгә ялгап фидакарьләрчә эшлиләр.

Кырда эшләүче механизаторларның, игенчеләрнең күңелен күтәрү, аларга хезмәтләрендә рухи дәрт өстәү максатларында кырларга агитбригадалар концерт программалары белән чыгалар.

Мәсәлән, Лаеш муниципаль районында Атабай мәдәният йорты хезмәткәрләре “Атабай” агрофирмасы ҖЧҖ комбайнчылары алдында чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар, иң яхшы эшләүче механизаторларны котлап, җырлар җырладылар, ә иң зур стажлы комбайнчы Миңнур Сөләймановны юбилее уңаеннан аерым котладылар.

«Игенчеләрнең хезмәте тирән ихтирамга һәм олы рәхмәткә лаек. Без аларның хезмәтен ял белән чиратлаштыру, күңелләрен рухи яктан баету өчен бар көчебезне куябыз», ­– диде Атабай мәдәният йорты директоры Рәмзия Гайфуллина.

Ә кичә Балтач районының Карадуган мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре районның “Игенче” ҖЧҖ хезмәтчәннәре өчен концерт куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International