Урып-җыю кампаниясе - 2016: Татарстанда ике миллион тонна ашлык суктырылды

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2 млн. тоннадан артык ашлык суктырылды. Һава шартларының уңайлы торуы бер көн эчендә 56 мең гектардан артык мәйданда ашлык суктырып алырга мөмкинлек бирә. Республика буенча бүгенге көнгә 692,6 мең гамәйданнан ашлык җыелган. Чагыштыру өчен: узган ел бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы культуралары 352,7 мең гектарда җыелган иде.

Республиканың 12 районында чәчүлекләрнең яртысыннан артыгы җыелган. Болар: Әтнә (60%), Әлки(58%), Нурлат (55%), Алексеевск, Апас, Буа, Зәй, Кукмара, Саба, Чистай (51%), Актаныш һәм Спас (50%)районнары.

Ашлык суктыру буенча алдынгы урыннарны Буа (92,2 мең тонна), Сарман (79,3 мең тонна), Актаныш (78,8 мең тонна) һәм Зәй (78,5 мең тонна) районнары саклап кала алды. Нурлат районында – 77,7 мең тонна, Тәтеш районында 76,3 мең тонна ашлык суктырылган.

«Зәй» агрофирмасы ҖЧҖнең тәҗрибә кырларында бу көннәрдә 50шәр центнер ашлык алалар. Тәтеш муниципаль районының «Сафиуллова Р.Г.» КФХында көзге бодай уңышы бүген 55 ц/га тәшкил итә, «Зәй шикәре» агорфирмасы ҖЧҖнең «Родина» (“Ватан”) бүлекчәсендә арпа уңышы - 58 ц/га. 

Республика районнарында ашлык суктыру һәм башка күрсәткечләр буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгы комбайнчыларны бүләкләү системасы күркәм гадәткә керде. Мәсәлән кичә Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров кулыннан “Нурлат сөте” ҖЧҖ комбайнчылары Рушан Сатдаров һәм Алексей Захаров акчалата премияләр алдылар, алар 1 мең тоннадан артык ашлык суктырганнар.

Кайбыч районында «Клаас-Мега» комбайнында эшләүче механизаторлар арасында «Ак Барс Кайбыч»ҖЧҖнең 1 нче филиалыннан Андрей Петров та шундый премиягә лаек булды. Ярдәмчесе Евгений Петров белән алар 17 көндә 384 гектардан 1071 тонна ашлык суктырганнар.

Чистай муниципаль районында «Кутлушкино» ҖЧҖеннән Фәнис Закиров «КЗС-Палессе» комбайнында 16 көн эчендә 309 гектардан 1015 тонна ашлык суктырган. «Закамье-Агро» ҖЧҖеннән Евгений Козлов 15көн эчендә «Дон-1500» комбайнында 194 га мәйданда 830 тонна ашлык суктырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International