Республиканың Нурлат муниципаль районында терлек сую цехы ачылды

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Кичә, 2 августта, «Нурлат сөте» ҖЧҖ базасында терлек сую цехын ачу тантанасы булды. Бу объект эре мөгезле терлекләр сую өчен төзелгән, аның куәте тәүлеккә 5-8 баш эре мөгезле терлек суярга җитәрлек.

Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равил Кузюров, «Татнефтепром-Зүзәйнефть» ААҖ генераль директоры Шамил  Яһудин, район мөхтәсибе ИрекСәйфуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар бар иде.

«Терлек сую цехы – район өчен бик мөһим объект, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – «Татнефтепром-Зүзәйнефть» һәм  «Нурлат сөте» компанияләре җитәкчеләренә, безне хуплап, район өчен шундый шундый кирәкле объект төзегәннәре өчен зур рәхмәтле». 

Мәгълүм булганча,  2014 елдан Россиядә Таможня берлеге регламенты эшли башлады. Шуңа бәйле рәвештә республикада яңа терлек сую пунктлары төзергә тотындылар. Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә,бүген Татарстанда аларның саны 70кә җитә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International