Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Кама Тамагы һәм Кайбыч муниципаль районнарында урып-җыюның барышы беләшн танышты.
Кама Тамагы муниципаль районында министр район башлыгы Павел Лоханов белән бергә кырлар өстеннән очып узды һәм “Кама Тамагы” АХПнең “Кармалы” бүлекчәсендә ындыр табагын карады.
Министр районда урып-җыюның барышын уңай бәяләде.
«Кырларның торышы узган ел белән чагыштырганда күпкә яхшы, – диде Марат Әхмәтов. –Технологиянең үтәлгәне күренеп тора. Әгәр урып-җыю ахырына кадәр уңдырышлылык гектардан уртача 27-28 центнер сакланып калса, район өчен бик әйбәт булыр иде».
Министр “Кама Тамагы” АХПендә 8 мең гектар мәйданның көзге чәчүгә әзер икәнен шәхсән үзе күрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хуҗалыклар җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирде һәм игенчеләргә уңышлар теләде.
Кайбыч муниципаль районында Марат Әхмәтов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә кырлар өстеннән очып узганнан соң, “Ак Барс Кайбыч” ҖЧҖенең 2 нче филиалы кырында хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Бу кырда бар көчкә арпа җыялар. Бүгенге көнгә 11,2 мең га мәйданда 37,1 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык – 33,1 ц/га. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин министрга, быел игенчеләр 100 мең тонна ашлык җыеп алу максатын куйдылар, дип хәбәр итте.
Марат Әхмәтов бөртекле һәм кузаклы культуралар, шикәр чөгендере, рапс һәм кукуруз күргәзмәсе белән танышты.
«Урып-җыю яхшы оештырылган, – дип билгеләп үтте министр. – Сез куйган максатыгызга ирешә аласыз».
Очрашу ахырында Марат Әхмәтов игенчеләргә мул уңыш җыеп алуларын теләде.