Узган атнада Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар слеты булып узды. Анда 2016 елның 6 аендагы эшкә йомгаклар ясалды. Шул вакыт аралыгында районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 3,9 мең тонна сөт сатылган, табыш 65 млн. 294 мең сум тәшкил итә.
Слетта катнашучыларны районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Һадиевсәламләде.
«Узган елга караганда быел сөт 342 тоннага артыграк сатылган. Сөт җитештерү - безнең уртак эшебез. Тырыш хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм», – диде ул.
Хосусый сектордан сөт җыю буенча түбәндәгеләрнең күрсәткечләре мактауга лаек: Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Салман һәс Иске Чаллы авыл җирлекләре – гомуми җыелган сөт күләменнән аларның өлеше 8,2 -7,9 % тәшкил итә. Алардан әз генә калышып Иске Алпар, Ташбилге һәм Иске Салман авыл җирлекләре бара.
«Беренче яртыеллык йомгаклары күрсәткечләренә таянып, без ел ахырына сөт күләмен 8 мең тоннага җиткерербез дип ышанам», – дип ассызыклады Роберт Һадиев.
Быел Әлки муниципаль районында 9 шәхси ярдәмче хуҗалык сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алган. Бу субсидияне алырга теләүчеләр күбрәк булганга күрә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына лимитны 29 хуҗалыкка кадәр артыруны үтенеп юллама җибәрелгән.
Слетта хуҗалык алдынгыларына мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Сөт тапшыручыларның да, шулай ук сөт җыючыларның һәм аны кабул итү пунктларына ташучыларның да хезмәтенә бәя бирелде. Каргалы авылыннан Газыйм Гатин, Ташбилге авылыннан Әлфия Нуруллина, Түбән Иске Хурада авылыннан Юрий Гордеев, Түбән Әлки авылыннан Фәннур Сәлахов, Аппак авылыннан РузияЗаһидуллина, Борискино авылыннан Валентина Казакова, Иске Тахталы авылыннан Альбина Яковлева бу елның беренче яртыеллыганда 19200 -19900 кг сөт тапшырганнар.
Слетта сөт җыючылар Иске Камка авылыннан Рафис Гатауллин, Ташбилге авылыннан Рафик Хисматов,Кошки авылыннан Анатолий Горшунов хезмәтләре өчен югары бәя алдылар, ясалма орлыкландыру буенча операторлар Роберт Хәмәтшин, Надежда Рыжкова, Евгений Леонтьев, Рамил Нотфуллин, Румия Ситдикованың да хезмәтләре бәяләнде.
Бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Һадиев, район башлыгы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Виталий Ярославлев тапшырдылар.