Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы хуҗалыкларында ашлыкны полиэтилен җиңсәләрдә саклау технологиясен кулланалар

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Муса Җәлил ис. ҖЧҖендә ашлыкны полиэтилен җиңсәләрдә саклау технологиясен үзләштерделәр. Узган ел бу ысулны «Рассвет» ҖЧҖендә һәм «Наратлы» ҖЧҖендә кулланалар, шуннан соң әлеге технологиянең өстенлекләре турында кышкы чорда үткәрелгән семинарларда сөйләделәр.

Мондый ысул кулланганда бөртекле ашлык герметик мохиттә саклана. Ашлык 60 тонна сыйдырышлы махсус полиэтилен җиңсәләргә упаковкалау машинасы белән тыгызлап тутырыла. Җиңсәдә углекислый газ барлыкка килә һәм анда барлык бөҗәкләр, гөмбәчекләр һәм бактерияләр юкка чыга, ашлыкның үзактивлыгы кими. Мондый шартлар ашлыкны, аның дымлылыгына карап (35-40%ка кадәр), 18 айга кадәр сакларга ярдәм итә. Бу технология, ашлыкны киптереп, аны озак вакыт сакларга мөмкинлек бирә.

Бодайны саклау тәҗрибәсеннән тыш, Россиядә арпаны, кукурузны, борчакны, сояны, көнбагышны, рапс һәм силосны саклау буенча да бай тәҗрибә тупланган.

Әлеге ысулны куллану югары дымлылык аркасында урып-җыюны туктатып тору, комбайннарны эшсез тотупроцессыннан котылырга ярдәм итә. Белгечләр әйтүенчә, югары нәтиҗәгә ирешү өчен җиңсәләргә бик игътибарлы булырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International