Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча аңлату эшләре алып баралар

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыру максатында аңлату эшләре алып бару өчен Аксубай муниципаль районында белгечләр бригадасын авыл җирлекләренә чыгару оештырылган.

Аның составында – район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Муратшин,башкарма комитетның икътисад бүлеге башлыгы Борис Соломонов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Люция Әхмәтшина. Белгечләр район халкы белән очрашалар, авыл кешеләренә гамәлдәге дәүләт ярдәме программалары турында сөйлиләр, аларны бирү шартлары белән таныштыралар. Алар шулай ук төзелә торган мини-фермаларга баралар һәм алардагы эшләрнең торышы белән танышалар.

Быел Аксубай муниципаль районында сөтчелек юнәлешендә 8 башка исәпләнгән мини-фермалар төзү буенча чыгымнар өлешен каплауга 4 шәхси ярдәмче хуҗалык субсидия алды. Тагын 6 кеше документлар әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International