Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Приволжский поселогыннан Петр Стрелов нәселле атлар үрчетә. Аның хуҗалыгында 30дан артык гарәп, инглиз,американ, орлов һәм рус токымнарыннан атлар бар.
КФХ башлыгы сүзләренә караганда, бу хайваннарны үрчетү америкалы юртак Ангара биясен сатып алудан башланган. «Улым Александр – минем беренче ярдәмчем», – дип сөйли Петр Стрелов.
Өстәмә керем алу өчен хуҗалыкта тагын сарыклар һәм дуңгызлар асрыйлар. Атлар һәр елны район Сабантуйларында, өлкә үзәкләре ипподромнарында чабышларда катнашалар, еш кына призлы урыннар алалар.
Фермер Петр Стрелов шулай ук ак сатып алган, анда Болгар музей-тыюлыгыа килүче туристларны йөртәләр.
Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгында хайваннар өчен азык әзерлиләр. «Иртә таңнан кырга чыгып китәм, кояш баткач кына кайтам, печән вакыты бит», – дип сөйләде Петр Стрелов.