Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу юнәлештә 2016 елгы яңалыкларның берсе – шәхси ярдәмче хуҗалыкларга өч яшьтән зуррак булган бияләр тоту өчен азык сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияәр бирү. Чараларның максаты – бу төр хайваннарның баш санын саклап калу.
Хуҗалыкларга субсидияләр бер биягә 3 мең сум исәбеннән бирелә, акчалата түләү күләме сатып алынган азык бәясенең 70 процентыннан артыграк була алмый.
Субсидияләр бирү өчен 2016 елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу кенәгәсендә чагылдырылган бияләрнең булуы, азык сатып алуга чыгымнарны раслый торган документларның һәм хайваннарны 2016 елның 31 декабренә кадәр тоту буенча йөкләмәнең булуы шарт.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, бүгенге көндә шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга 810 мең сум акча бирелгән.
Бу төр дәүләт ярдәменнән иң күп файдаланучы районнар: Апас, Лениногорск, Әтнә һәм Буа муниципаль районнары.
Шуны да әйтергә кирәк, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен гражданнарга шулай ук сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, токымлы башмак таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган таналар, токымлы ана кәҗәләр стып алуга чыгымнар өлешен каплауга, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча хезмәтләр күрсәтүгә, сыерларга ветеринария буенча профилактик чаралар уздыруга чыгымнар өлешен каплауга да субсидияләр (районнар билгеләгән лимитлар чикләрендә) бирелә.
Дәүләт ярдәме чараларының төрләре турында җентекләбрәк түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-lichnih-podsobnih-hozyaystv.htm