Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында машина белән сыер саву осталарының 43 нче Республика конкурсы башланды

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында машина белән сыер саву осталарының 43 нче Республика конкурсы башланды. Ярышлар Вахитов ис. АХҖК базасында 28 июльгә кадәр бара.

Конкурста районнар ярышларында җиңүчеләр катнаша, барысы - 43 катнашучы.

Бүген ярышларда катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Шобага салу нәтиҗәләре нигезендә катнашучыларның бер төркеме АДУ-1 саву аппаратын сүтеп җыю буенча үз белемнәрен күрсәтте, икенче төркем   сыер саву осталыгын күрсәтте.  

Катнашучыларның осталыгын коллегия әгъзалары бәяләде, аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы СиреньНигъмәтҗанов җитәкли.  

Машина белән сыер саву осталарының республика конкурсы белән бер үк вакытта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең сыерларны ясалма орлыкландыру буенча консультантлары арасында да ярышлар уза. Конкурс теоретик һәм практик өлешләрдән тора.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International