Авыл тематикасы буенча Бөтенроссия конкурсына 48 төбәк журналистларыннан 400дән артык эш керде

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына 27 июльгә Россиянең 48 төбәгеннән 450 эш керде.

Бирелгән гаризалар буенча Үзәк һәм Идел буе федераль округлары алда бара.Төбәкләр арасында иң активлары: Тамбов, Саратов һәм Калининград өлкәләре, Татарстан, Башкортостан һәм Чувашия республикалары. Бүгенге көнгә күпчелек гаризалар вакытлы матбугат басмалары һәм телевизион компанияләр журналистларыннан керде.

Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә авылда эшләү перспективаларын күрсәтү, актив кешеләргә авыл хуҗалыгын үстерүгә бәйле проектларда үзләрен күрсәтү мөмкинлегенбирү, яшь белгечләрне авылга җәлеп итү.

Журналистлар эшләренең Бөтенроссия конкурсы «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында үткәрелә. Номинацияләр арасында: – «Импортны алыштыру шартларында агросәнәгать комплексын үстерүне иң яхшы яктырткан өчен», «Авылда кече эшкуарлыкны һәм кооперацияне үстерү темасын иң яхшы яртырткан өчен», «Авыл территорияләренең тарихи-мәдәни һәм табигый куәтен саклап калу темасын иң яхшы яктырткан өчен» һәм башка темалар бар  – барысы 13 номинация.

Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәкләр. Конкурста катнашучыларның барысына да рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Документлар 2016 елның 20 июненнән 31 августына кадәр agrosmi2016@yandex.ru электрон почта аша кабул ителә.

Бөтенроссия конкурсын уздыру һәм анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән конкурсның рәсми сайтында konkurs.agromedia.ru танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International