26 июльдә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Элита» БНП (ГПП) АҖ базасында эре мөгезле терлекләр җитештерүче технологларның 38 нче Республика конкурсы узды. Конкурста республиканың 43 районыннан үз һөнәре буенча яхшы эшләүче вәкилләр катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКИ башлыгы Илсур Закиров, «Элита» БНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов катнашты.
Конкурсны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин ачты. «Монда үз һөнәренең иң оста вәкилләре җыелган һәм мин һәркайсыгызга уңышлар телим», – дип сәламләде ул килүчеләрне.
Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов якындагы берничә елга билгеләнгән бурычлар турында сөйләде –сөт саву буенча алты меңлек чикне узып, җитештерү күләмен арттыру юнәлешендә дә, бүгенге ярышларда да катнашучыларга уңышлар теләде.
Конкурс 4 этапта узды. Беренче этапта анда катнашучылар һөнәрләре буенча теоретик базаны ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, икенче этапта конкурс комиссиясе катнашучыларның лаборатория шартларында эш күнекмәләрен бәяләделәр, өченче этапта практик күнекмәләр бәяләнде. Дүртенче этап барышында катнашучылар бирә торган хисапка бәя бирелде.
Конкурс йомгаклары буенча эре мөгезле терлекләрне Европа технологиясе буенча ясалма орлыкландыруда 1 нче урынны Кайбыч районыннан Мәдинә Мингалиева алды, 2 нче урынны – Буа районыннан Эльмира Сәгъдиева, 3 нче урынга Түбән Кама районыннан Татьяна Исайчева чыкты.
Харьков эре мөгезле терлекләрне Харьков технологиясе буенча ясалма орлыкландыруда иң яхшы оператор булып Сарман районыннан Людмила Гимадеева саналды, 2 нче урынга Нурлат районыннан Гомәр Йосыпов лаек булды, 3 нче урында – Баулы районыннан Ирина.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле призлар тапшырдылар.