Марат Әхмәтов: Терлекчелек – балтачлыларның тормыш рәвеше ул

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында булды. Баруының төп максаты –районның терлекчелек тармагы алдынгыларын бүләкләүгә багышланган тантаналы чарада катнашу.

Слет башланганчы Марат Әхмәтов район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә вертолетта кырлар өстеннән әйләнеп чыкты. Хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекәре башлыклары белән очрашу вакытында министр урып-җыю эшләрен уңай бәяләде.

«Балтач районында җир көчен бәяләргә тиешләр, - диде Марат Әхмәтов. – Нәтиҗәле эшләү өчен монда бөтен шартлар бар. Бүген көзге чәчү өчен ашламалар сатып алуга өстәмә акчалар җәлеп итү мөмкинлеге карала. Урып-җыю әйбәт бара».

Очрашу ахырында министр фернмерлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләренең сорауларына җаваплар бирде.

Терлекчеләрнең традицион слеты Бөрбаш авылында узды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин терлекечеләргә һәм авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына озак еллар намуслы эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.

«Агымдагы елның 6 аенда гомуми савым 33 300 литрга җитте. Бу безнең өчен чик түгел», – диде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, Балтач районына һәм аның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мин аеруча рәхмәтле, дип белдерде.

«Терлекчелек – сезнең тормыш рәвеше ул. Ә сөт җитештерү күбесенчә кешеләр эшчәнлегенә бәйле. Сөт җитештерү күрсәткечләре буенча Балтач районы республикада иң алдынгылар рәтендә. Киләчәктә сезнең район елга 100 мең литр сөт җитештерә башларга тиеш», – диде Марат Әхмәтов.

Министр эшләрендә югары уңышларга ирешүчеләргә бүләкләр тапшырды. Мәс., «Кызыл Юл» АХҖКның баш зоотехнигы Гөлзифа Нәкыйпова Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды, «Татарстан» АХҖ ҖЧҖенең машина белән сыер саву операторлары Рәзинә Закирова һәм терлекче Әнисә Фәизова, Тимирязов ис. ҖЧҖнең баш зоотехнигы Рәшит Фәйзрахманов, «Кама»АХҖКның машина белән сыер саву операторы Бибниса Гыймадиева, «Труд» ҖЧҖеннән сыер савучы Любовь Щербакова, «Якты юл» ҖЧҖеннән сыер савучы Гөлсимә Гыйбадуллина Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактау громотасы белән “Бөрбаш” ҖЧҖенең эре мөгезле терлекләр симертү операторы Сәрия Мөхәммәтҗанова,  «Дуслык» ҖЧҖенең бозаулар караучы операторлары Ирина Николаева һәм Елена Слывюк, «Кызыл Юл» АХҖКның терлекчелек буенча рәисе урынбасары Илдар Бәйрәмов бүләкләнделәр.

Районның терлекчелек буенча кайбер алдынгыларына 2016 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр һәм башка бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International