Республиканың Кукмара районында беренче уңышны кабул итү уңаеннан бәйрәм оештырылды

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Кичә, 25 июльдә, «Сөт иле» ҖЧҖ филиалы – «Кукмара элеваторы» каршындагы мәйданда беренче уңышны кабул итүгә багышланган тантаналы чара узды.

Анда Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рафак Хәлиуллин, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Гадәттәгечә, элеваторга беренче партия ашлыкны китерүче шоферларны район башлыгы Сергей Димитриев каршылады.

«Бүгенге көнгә куелган бурыч – 30 мең гектар бөртекле культуралар, 2 мең гектардан артык ашлык кукурузы җыеп алу. 100 мең тонна ашлык җыеп алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Моның өчен 78комбайн һәм башка төр техника эшли», – диде Сергей Димитриев.

Район башлыгы игенчеләргә аларның тырышып эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм мул уңыш җыеп алуларын теләде.

Бәйрәм кунаклары яңа уңыш оныннан пешерелгән икмәктән авыз иттеләр, районның иҗат коллективлары, артистлар чыгышларын карадылар.

Бу элеватор складларына 37 мең тонна ашлык сыйдырып була. Кичә 388 тонна ашлык саклауга салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International