Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, 2016 елның 25 июленә Татарстан Республикасында 203,5 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, җыелган ашлык күләме 656,6 мең тонна тәшкил итә, уңдырышлылык – уртача 32,3 ц/га.
Иң зур уңыш Нурлат муниципаль районы хуҗалыкларында күзәтелә – 44,1 ц/га. Икенче урында Зәймуниципаль районы – 43,5 ц/га, өченче урында – Тәтеш муниципаль районы – 40,3 ц/га.
Актаныш муниципаль районында урып-җыю югары темплпр белән бара. Монда 11,7 мең гектар мәйданда 46,8 мең тонна ашлык суктырып җыелган, уңдырышлылык – уртача 40 ц/га.
Чистай муниципаль районында 9,4 мең гектар мәйданда 29,2 мең тонна бөртекле культуралар җыелган, уңдырышлылык - уртача 31 ц/га.
Буа муниципаль районында 9,3 мең гектар мәйданда 37,2 мең тонна ашлык җыеп алынган, уңдырышлылык - уртача 39,9 ц/га.