Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында (СХПК) бу көннәрдә бер сыердан тәүлеккә уртача 24,5 кг сөт савып алалар

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында (СХПК) бу көннәрдә бер сыердан тәүлеклек савым уртача 24,5 кг тәшкил итә. 24 июльдә мондая 24 580 кг сөт савылган. 

Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелк буенча консультанты Наил Фәйзрахманов, югары күрсәткечләргә ирешү өчен хуҗалыкта күп нәрсәләр эшләнә, дип сөйләде. «Таң» АХҖК рәисе Алмаз Cибәгатуллин – зур тәҗрибәле кеше. Азык әзерләүгә, терлекләрне ашатуга һәм аларның рационына зур игътибар бирелә. Хуҗалык белгечләре галимнәр белән, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән даими рәвештә киңәшләшеп торалар».

Сөт күрсәткечләре буенча икенче урында «Шахтер» ҖЧҖ, монда узган тәүлектә бер сыердан 24,4 кг сөт савылган, өчен урында – «Тукай» ҖЧҖ һәм «Кушар» АХҖК, аларның һәркайсында тәүлеклек савым 24,1 кг тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International