Татарстан Республикасында урып-җыю кампаниясенең темплары турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. Барлык муниципаль районнар беләнвидеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикада урып-җыю кампаниясе кызганнан-кыза бара. Бүгенгә барлык мәйданның 8%ы (122 мең га) җыелган, 416 мең тонна ашлык суктырылган. Уңдырышлылык – уртача 34,1 ц/га.
Апас, Актаныш, Кайбыч, Буа, Зәй, Чистай, Алексеевск һәм Әлки муниципаль районнары бар куәткә эшлиләр. Арттарак калып баручылар арасында – Мөслим, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чүпрәле муниципаль районнары.
Министр, корылыктан республиканың көньяк-көнчыгыш ягы иң күп зыян күрде, дип билгеләп үтте. Аның күп өлеше Баулы, Ютазы һәм Бөгелмә районнарына туры килә, шуңа күрә алар урып-җыюга барысыннан да иртәрәк тотынырга тиеш. Әмма, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, бу территорияләрдә чәчүлекләрнең 7 %ка якыны гына җыелган әле –лидер-районнар белән чагыштырганда ике мәртәбә кимрәк.
«Районнар арасында да, шулай ук хуҗалыклар арасында да аерымлыклар шактый. Мәс., Баулы муниципаль районында “Кызылъяр” ҖЧҖ кырларында мәйданның 17%ы җыелган инде. Шул ук вакытта «Березовские Зори» ҖЧҖендә әле суктыруга да керешмәгәннәр. Биектау, Яңа Чишмә, Питрәч, Лаеш районнарында да шундый ук хәл күзәтелә», - диде Марат Әхмәтов.
Министр, узган ел кайбер артта калган районнар аркасында сентябрьдә дә әле урып-җыю белән мәшгульидек, дип искәртте. Быел да шундый хәлдә калмас өчен һәркөнне барлык мәйданның 5 %ын җыярга кирәк һәм киләсе атна ахырына мәйданның 1/3е җыелып беткән булырга тиеш, дип ассызыклады ул.
Республикада барлыгы 42 элеватор бар, аларның гомуми сыйдырышлылыгы 2,3 млн. тонна. Аларның барысы да, Чистай элеваторын да кертеп, ашлык кабул итүгә кереште.
Чыгышының азагында Марат Әхмәтов, көзге культуралар үзләрен аклады, дип өстәде. Бүгенгә республика буенча уңдырышлылык - уртача 34,1 ц/га, бу нәкъ менә көзге культураларның уңышлы булу нәтиҗәсе.
Районнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов урып-җыю эшләре берән бергә көзге чәчүгә әзерләнергә дә кушты.
Ул шулай ук, бүген ашламалар сатып алуга өстәмә акчалар җәлеп итү мөмкинлеге карала, дип хәбәр итте. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча хуҗалыклар арасында бу акчаларны бүлү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җаваплы була.