Әлмәт муниципаль районында урып-җыю эшләре башланды

2016 елның 23 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре башланды. Быел урып-җыю кампаниясе узган елга караганда иртәрәк башланды. Бүгенге көнгә район хуҗалыкларының 80%ы бөртекле культуралар җыюга кереште, механикалаштырылган отряд та эшли.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Наил Усманов сүзләренә караганда, уртача уңдырышлылык гектардан 22,5 центнер тәшкил итә. Бүген район кырларында бар куәткә көзге арыш һәм арпа җыялар, 96 комбайн эшли. Механикалаштырылган ашлык җыю отряды өчен ике заманча комбайн сатып алу планлаштырыла.  

Н.Е. Токарликов ис. ААҖ кырларында бар көчкә арпа җыялар. Уңдырышлылык гектардан 30 центнердан артык. Хуҗалыкта бөртеклеләр мәйданы - 8 мең гектар. Арпа 3 мең гектар мәйданда җыела.

Хуҗалык директоры Наил Лотфуллин әйтүенчә, һәркөнне ындыр табагына 800-900 тонна ашлык кайтарыла. Кырларда 20 комбайн эшли.

Һава шартлары әйбәт торса, Әлмәт районы игенчеләре урып-җыюны август ахырына тәмамларга тырышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International