Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Минем җирем Россия – 2016» Бөтенроссия мәгълүмати-агарту конкурсында катнашырга чакыра

2016 елның 23 июле, шимбә

«2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклыүстерү» федераль максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Минем җирем Россия – 2016» авыл темасына Бөтенроссия мәгълүмати-агарту конкурсын уздыру турында игълан итте.

Конкурста катнашуга федераль, төбәк һәм шәһәр (район) журналларының, гәзитләренең, интернет-басмаларның, радио һәм телекомпанияләрнең журналистлары, шулай ук фотокорреспондентлар һәм конкурс тематикасы буенча журналистлар әзерләүче югары уку йортлары хезмәткәрләре чакырыла.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы «Алтын көз – 2016» Россия агросәнәгать күргәзмәсен үткәрү кысаларында узачак.

Документлар 2016 елның 20 июненнән 31 августына кадәр agrosmi2016@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

Һәр катнашучы конкурс сайтында теркәлергә тиеш: http://konkurs.agromedia.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International