20 июльдә Зәй муниципаль районында «АГРОСИЛА» холдингы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка авыл хуҗалыгына яңа инновацион технологияләр кертүне күрсәттеләр.
Чарада катнашучылар шикәр чөгендере, көзге бодай, кукуруз кырларында шулай ук холдингның көзге һәм язгы бодай, фураж арпасы, борчак, рапс, шикәр чөгендере һәм кукуруз гибридлары, микроэлементлар сынау уза торган кырларында булдылар.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көнгә «АГРОСИЛА» холдингы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – җитештерү процессларына прогрессив технологияләр кертү.
Бөртекле, майлы һәм башка культураларның рекордлы уңышына ирешү өчен чәчү эшләрен башкаруның төгәл системасы кулланыла, холдинг предприятиеләре өчен махсус эшләнгән «Агро» җитештерү системасы технологияләре актив кулланыла.
Туфракның уңдырышлылыгын арттыруда иң мөһим факторларның берсе - органик һәм минеральашламалар куллану һәм үсемлекләрне яклау чараларын вакытында куллану. Предприятиеләрдә шулай ук ресурсларны саклый торган заманча технологияләр актив гамәлгә кертелә. Холдингның агрофирмалары “Зәй шикәре” заводына төп чимал бирүчеләр булып саналалар. “Зәй шикәре заводы” ААҖ – Россиядә иң көчле җитештерү мәйданчыкларыннан берсе: предприятиедә тәүлеккә 8000 тоннага якын шикәр чөгендере эшкәртелә, эшләнмәләр күрсәткече 1200 тоннага җитә. 2015 елда завод эшкәртүгә бер миллион шикәр чөгендере кабул итте, быел аны кабул итүне 1,2 миллион тоннага җиткерүне планлаштыра. Предприятие планнары буенча 2016 елда шикәр комы җитештерү күләме 150 000 тоннадан артыграк булачак.