Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында бөртекле культуралар суктыруга керештеләр. Районда көзге бодайны урып-җыюга беренчеләрдән булып “Мәхмүтов И.Ф.” КФХ игенчеләре чыкты.
Кырларда быел бөртеклеләр уңышы яхшы күренә.
Хуҗалык җитәкчесе Илмир Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, игенчеләр техникадан һәм һәр эш сәгатеннән мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга тырышалар. Урып-җыюда ике “Полесье” комбайны эшли.
Быел хуҗалыкта көзге “Марафон” бодае 85 гектар мәйданны били.
Беренче суктырулардан күренгәнчә, бу культураның уңдырышлылыгы гектардан 48 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыкта икмәк җыюда инде менә берничә ел әтиле-уллы Газыйм һәм Газинур Мөхәммәтҗановлар эшли. Шулай ук “КамАЗ” йөртүчеләр Рафис Җамалетдинов, Айрат Сатдинов һәм Аделҗан Сабитов та кырлардан ашлык ташуны намуслы башкаралар.
Чүпрәле районы игенчеләре яхшы уңыш алырга өметләнеп торалар.