2016 елның 22 июленнән 17 августына кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2016 елгы уңышны урып-җыю чорында хезмәтне саклау һәм эшләрне имин башкару кагыйдәләрен үтәү айлыгы узачак.
Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Республика комитеты белән берлектә уздырыла.
Түбәндәге тәкъдимнәр кертелә:
- авыл хуҗалыгында Хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр (РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының № 76н боерыгы) нигезендә, моңа кадәрге тикшерүләр кайчан уздырылган булуга карамастан, планнан тыш инструктажлар һәм хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүләренә тикшерү уздырырга, белемнәрне тикшерү бары тик яңа үзгәрешләр һәм өстәмәләр кысаларында гына башкарыла;
- авыл хуҗалыгы формированиеләре хезмәткәрләренә һәм вакытлы хезмәт шартнамәсе төзегәнгражданнарга (сезонлы хезмәткәрләр) имин хезмәт шартлары һәм аларның сәламәтлеген саклауны тәэмин итәргә;
- Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2016 елгы уңышны урып-җыюны башкаруга әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс уздыру турында» 2016 елның 6 июлендәге 130/2-пр номерлы боерыгы нигезендә ашлык җыю комбайннарының, тракторларның, ашлык чистарту машиналарының техник торышын тикшерүне оештырырга;
- янгын сүндерү чараларының һәм медицина аптечкаларының булуын тикшерүне оештырырга;
- медицина тишерүләре уздыруны, авыл хуҗалыгы формированиеләренең урып-җыю-транспорт комплексы хезмәткәрләре белән чираттан тыш инструктаж уздыруны оештырырга;
- урып-җыюда катнаша торган хезмәткәрләрне махсус кием, махсус аяк киеме һәм башка индивидуальяклау чаралары белән тәэмин итүне оештырырга;
- хезмәтне саклау турындагы законнар таләпләре нигезендә яшүсмерләрне авыр һәм зарарлы эшләрдә яисә унсигез яше тулмаганнарны җәлеп итү тыела торган куркыныч хезмәт шартлары булган эшләрдә эшләтмәү юнәлешендә конкрет чаралар күрергә;
- авыл хуҗалыгы оешмаларының янгыннан саклау буенча ирекле формированиеләренең тәүлек буе кизү торуларын (янгынга каршы техника белән) оештырырга;
- урманнарга һәм торфлы урыннарга, автомобиль юлларына һәм тимер юлларга якын булган кыр җирләрен 4 метр киңлектә сөреп чыгу буенча чаралар күрергә;
- буалар корып сулар җыю, ясалма сулыкларга үтеп керү юлларын булдыру, шулай ук янгын сүндерү техникасына су җыю өчен су тутыру башняларын булдыру һәм булган су чыганакларын янгын очрагына ремонтлау буенча чаралар күрергә;
- барлык милек рәвешендәге авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләренә айлыкның максатлары һәм бурычлары турында район массакүләм мәгълүмат чаралары аша даими рәвештә мәгълүмат биреп торуны тәэмин итәргә;
- Татарстан Республикасы муниципаль районнарында 2016 елның 22 июлендә бердәм Хезмәтне саклау көнен үткәрергә;
- кыр эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка йомгаклар ясарга һәм аларның нәтиҗәләре буенча фикер алышырга, хезмәтне саклау эшендә иң яхшы дип табылган җитәкчеләргә, белгечләргә һәм башкаларга рәхмәт белдерерү мөмкинлеген табарга.