Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы халкы печән әзерләүдә актив катнаша

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Печән - кыш көне терлекләрне ашату рационының иң мөһим компоненты. Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы халкы актив рәвештә печән әзерли.  

Әгерҗе муниципаль районының Мордва авылыннан Ленар Хәйруллин һәр печән әзерли. Мәйданның күп өлешен чаптырып алган инде ул. Прессланган печәнне өенә кайтара. Аның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 9 баш эре мөгезле терлек һәм ат бар, шуңа күрә печәнне запас белән әзерли.  

Иске Эсләк авылыннан Илдус Садриев арендага 8,8 га җир алган, анда ул печән үстерә. Бүгенге көнгә аның хуҗалыгында 90 рулон печән әзерләнгән инде,  (һәркайсы  300 килограмм). Быел эшкуар 20 бозау алган, язга аларның санын арттырырга уйлый.

Сарсак-Умга авылыннан Альфред Байков 30 гектар пай җирендә күпьеллык үләннәр үстерә. Ул үзе өч ел инде печән әзерләү белән шөгыльләнә. Беренче чабымнан 250 урта һәм кечерәк печән рулоннары әзерләгән. Аның хуҗалыгында бозаулар бар, кышка аларга 50-60 рулон кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International