Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында фермерлыкка дәүләт ярдәме актив гамәлгә ашырыла

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Республикада берничә еллар дәвамында фермерлыкка һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкка ярдәм итү буенча тулы бер комплекс программалар гамәлгә ашырырыла. Үзенең хуҗалык эшчәнлеген киңәйтергә теләүчеләргә ярдәм итү буенча киң масштаблы программаларга аерым игътибар бирелә.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе финанс-икътисад бүлеге башлыгы Наталья Сорокина сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә кече бизнеска ярдәм итү буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. Бу елга районда сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә бәйле чыгымнар өлешен кайтаруга субсидияләр бирү планлаштырылган.Субсидия мөстәкыйль хуҗалык әһәмиятенә ия, аерым төзелгән бина өчен бирелә, әмма ул бары тик бер объект өчен генә һәм төзелешнең смета хакыннан 70 проценттан арттырылмаган күләмдә бирелә. Бу юнәлештә 4 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 800 сум акча бүлеп бирелгән.

Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга нәселле кысыр тана һәм яшь таналар сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга да субсидияләр бирелә. Хуҗалыкларга субсидияләр, яңа алынган бер терлек башыннан чыгып, бер мәртәбә бирелә. 1 июльгә 3 шәхси хуҗалыкка 45 мең сум акча бирелгән.

Авылларда хуҗалык эшләрен башкаруда атларга ихтыяҗ арта бара. Бу терлекләр хуҗаларына да дәүләт ярдәме каралган, өч яшьтән зуррак булган атларга азык сатып алуга субсидияләр бирелә. Субсидия күләме сатып алынган азык хакыннан 70 проценттан артыграк була алмый. Бүгенге көнгә район буенча 16 атка 48мең сум акча бүлеп бирелгән.

Ветеринария процедураларын башкаруга ярдәм итү өчен хуҗалыкларга ветеринария буенча профилактик чаралар үткәрүгә чыгымнар өлешен каплауга да субсидияләр бирелә. Мондый дәүләт ярдәме шулай ук яшькош-корт сатып алучыларга да күрсәтелә. Район 11 мең баш кошка 503,7 мең сум акча алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International