Марат Әхмәтов: беренче яртыеллык йомгаклары буенча республикада эре мөгезле терлекләрнең баш саны сакланып калды

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2016 елның 18 июленә 1492 га уңыш җыелган, 26,7 тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык - 36,2 ц/га.Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан РеспубликасыПремьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов, республикада унлаган район бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр инде, дип хәбәр итте. Мәс., Апас муниципаль районында 165 га мәйданнан 495 тонна бөртекле ашлык җыеп алынган,Азнакай муниципаль районында 20 га мәйданнан 60 тонна җыелган, Алексеевск муниципаль районында 20 га мәйданнан 60 тонна җыелган, Нурлат районында - 11 га мәйданнан 46 тонна.

Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, ашлык дымлылыгы шулай торганда, бу атнада ук республиканың күп районнары урып-җыюга керешәчәкләр. Ул районнар башлыкларына кырларның торышын бәяләү өчен, вакыт табып, үзләренә кырларга чыгып әйләнергә кушты. Аерым басуларны битараф хуҗалар аркасында чүп-үләннәр басып китмәсен иде, диде ул.

Аннары Марат Әхмәтов урып-җыю техникасының әзерлеге турында сөйләде. Барлык урып-җыю комплексының әзерлеге тикшерелде, болар – мобиль ремонтлау бригадаларының булуы, ындыр табакларының торышы, хезмәтне саклау шартлары һәм янгынга каршы чаралар, хезмәт хакын түләү һәм урып-җыю эшләрен кызыксындыру чаралары һ.б.лар. Ашлык җыю техникасын әзерләүне Актаныш,Азнакай, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Нурлат, Кайбыч, Саба, Сарман районнарында аеруча уңышлы башкардылар.

Шул ук вакытта  Алексеевск, Югары Ослан, Зеленодольск, Түбән Кама, Лаеш, Чирмешән районнарында проблемалар бар әле, аларга урып-җыю вакытында да ремонт белән шөгыльләнергә туры киләчәк әле, диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры терлекчелек тармагының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгаклар белән кыскача таныштырып узды.

Барлык категория хуҗалыклар буенча терлек һәм кош ите (тере үлчәмдә) 217 мең тонна сатылган, артым -4%. Шуннан авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләренә һәм крестьян-фермерхуҗалыкларына 180,9 мең тонна туры килә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга – 36,1 мең тонна.

Сөт 884 мең тонна җитештерелгән, артым – 2%ка якын, авыл хуҗалыгы берләшмәләренә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 611,1 мең тонна туры килә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга – 272,9 мең тонна.

Йомырка беренче яртыеллыкта 579,4 млн. данә җитештерелгән.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, эре мөгезле терлекләрнең баш саны сакланган.

Республикада барысы 1 июльгә 1048,8 мең баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән сыерлар – 363,1 мең баш (авыл хуҗалыгы берләшмәләренә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына 247,7 мең баш туры килә,шәхси ярдәмче хуҗалыкларга – 115,4 мең баш). Дуңгызлар 510,6 мең баш исәпләнә.  Сарыклар һәм кәҗәләр – 408,7 мең баш, кош-корт – 16,9 млн. баш.

Беренче яртыеллык бунча акчалата керем (авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермерхуҗалыклары) 37 млрд. сум тәшкил итте, шуннан  80%ка якыны, ягъни 30 млрд. сум - терлекчеләр эшенең нәтиҗәсе, диде Марат Әхмәтов.

Ит өчен терлек һәм кош (тере үлчәмдә) 16,6 млрд. сумлык сатылган, сөт – 10,8 млрд. сумлык.

Министр әйтүенчә, сөт җитештерү буенча югары күрсәткечләрне (17%тан 6%ка кадәр үсеш белән) Әтнә,Кукмара, Саба, Актаныш, Балтач районнары саклап килә, калганнарының өченче квартал дәвамында күрсәткечләрне яхшырту мөмкинлеге бар.

«Сөт күләмнәрен киметергә сәбәпләр юк, - дип саный Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. - Оештыру һәм технологик яктан гына җитешсезлекләр бар».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International