2016 елның 1 июленнән башланган яңа авыл хуҗалыгы елында Россия 583,8 мең тоннаашлык экспортлады, бу 2015 елның шушы чорына караганда 34,5%ка кбрәк. Бу хакта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
1 июльдән 13 июльгә кадәр Россия 383,5 мең тонна бодай, 182,2 мең тонна арпа, 10,9 мең тонна кукуруз һәм 7,2 мең тонна башка культуралар экспортлады. 14 июльгә АКШта йомшак бодайга уртача экспорт бәясе тоннага 170 $ тәшкил итте.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук терлек һәм кош ите җитештерү дә бу елның гыйнвар аеннан башлап майга кадәр 6,2%ка артты, дип хәбәр итә.
Тулырак мәгълүмат белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: http://www.mcx.ru/news/news/show/52763.78.htm