Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында «Кулон” агрофирмасы” ҖЧҖнең Черемухово терлекчеләре югары җитештерү күрсәткечләренә ирешәләр..Хуҗалыкта эре мөгезле терлекләр саны 1600 башка җитә, шул исәптән 450 савым сыерлары, гомумән алганда, ана терлекләр 700 баш.
Югары сыйфатлы сөт Самарага җибәрелә, аның бәясе килограммы 21-22 сумга җитә. Һәркөнне 10 тоннага якын сөт сатыла, бу күрсәткеч узган елга караганда 2 процентка артыграк.
«Кулон” агрофирмасы” ҖЧҖ бүлекчәсе башлыгы Александр Килеев, савым сыерларын ашатуга аерым игътибар бирелә, диде. «Бүген сыерларга кимендә 3 кг ашлык фуражы бирелә, өстәмә рәвештә алар яшел үләннәр массасы, сыйфатлы печән белән тукланалар", - дип билгеләп үтте ул.
Агрофирмада бүгенгә 3000 тоннага якын сенаж салынган һәм 1400 тоннадан артык печән әзерләнгән. Беренче яртыеллыкта «Кулон” агрофирмасы” ҖЧҖендә 105 тонна сөт савылган. Сыер савучылар Татьяна Абрамова, Галина Москотина, Нина Лапшина иң югары күрсәткечләргә ирешәләр, алар һәркөнне һәр сыердан 18-20 кг сөт савалар.
Агрофирма хезмәткәрләренең тырышлыгы һәм хезмәте нәтиҗәсендә хуҗалыкта җитештерү күрсәткечләре алга таба тагын да яхшырак булачак, дип саный Александр Килеев.