Метеорология үзәге белешмәләреннән чыгып, республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында быел аномаль корылык булырга мөмкин, дип белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Барлык муниципаль районнар беләнвидеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә шулай ук Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей да катнашты.
Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре хәлләреннән килгәнне барысын да эшләгән булуга да карамастан, быелгы һава торышы чәчүлекләр торышына үз төзәтмәләрен кертә, диде. Чәчү агротехник срокларда тәмамланды, сыйфатлы орлыклар кулланылды, игенчеләр бөтен заманча технологияләрдән файдаландылар.
Финанс кыенлыкларына карамастан, быел ашлама да 10%ка артыграк кертелде. «45 кг/га да аз, әлбәттә:әгәр 80 кг/гектардан артык булса әле, июнь корылыгын җиңелрәк үткәреп булыр иде, - дип билгеләп үттеминистр. – чәчүлекләрне карау буенча да җитди эшләр башкарылды. Яфрак аша тукландыру 1,2 млн.гектарда диярлек башкарылды. Бу күпмедер дәрәҗәдә явым-төшем кытлыгынннан саклап кала алды, әмма тулысынча түгел».
Кайбер районнарда бүген дымлылык бик аз. Майда - июль башында 100 мм.-га кадәр явым-төшем булган булса, бөртеклеләр өчен бу җитәрлек булыр иде. Мондый вәзгыять бары тик Тәтеш һәм Кайбыч районнарында гына күзәтелә. Әлмәт (19 мм), Бөгелмә (28 мм), Мөслим (33 мм), Аксубай (35) районнарында хәлләр начаррак. Моннан тыш, быел республиканың көньяк-көнчыгышында корылык булу ихтималы бар.
Марат Әхмәтов шулай ук сабан чәчүлекләрендә инсектицид эшкәртүләрне башкарырга һәм корткычларга каршы көрәшне дәвам итәргә өндәде. Гомумтырышлык аркасында бүген кырларда карантин иминлеген саклап кала алдык, диде ул. Авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, министр территорияләрне тикшереп чыгып, зарарланган кишәрлекләр ачыклаган очракта кирәкле чаралар күрергә кушты.
Урып-җыю мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, республикада барлыгы 1,8 млн. га чәчелгән мәйдан бар (шулардан бөртеклеләр һәм кузаклылар– 1,6 млн. га, майлы культуралар – 215мең га), диде. Урып-җыю темплары комбайннар әзерлегенә һәм хезмәтнең ничек оештырылуына бәйле булачак һәм 11-17 июльдә барлык районнарда комбайннар паркын һәм ашлык ындырларын кабул итү булачак дип өстәде.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, республиканың барлык корылык куркынычы янаган районнарын тикшерергә һәм аномаль эсселәрдән килергә мөмкин булган зыян күләмен ачыкларга кушты. Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, төп проблемаларның берсе - азык җитмәү аркасында терлекләрнең баш санын мәҗбүри рәвештә киметергә туры килмәгәе. Рөстәм Миңнеханов азыкка баерак районнар җитәкчеләренә, кирәк булса, күрше районнарга ярдәм итәргә кушты. «Шулай ук халыкка ярдәм итү мәсьәләсен дә карарга кирәк, бу бик мөһим», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.