Узган атна ахырында Чистай муниципаль районының Чистай Выселкасы авылында яңа гидротехник корылма файдалануга тапшырылды.
Тантаналы чарада «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин,Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хәмәтов, «ПМК-225 Мелиорация» ҖЧҖ генераль директоры Радик Урманчиев, районның авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Хәмәтов «Татмелиорация» ТК” ААҖ, ФГБУ «Татмелиоводхоз» ФДБУ җитәкчеләренә һәмобъектны төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Гидротехник корылмаларны торгызу программасын гамәлгә ашыру чорында районның Мөслим, Уракча, Кзыл Елан, Дүртөйле авыллларында һәм башка торак пунктларында гидротехник корылмалар торгызылды.
Марс Хисмәтуллин, соңгы елларда кешеләрнең тормыш рәвешен яхшырту өчен күп нәрсә эшләнә, дип, ассызыклап, авыл халкын бу вакыйга белән котлады. Узган ел Татарстанда 100гә якын буа һәм плотиналарга ремонт ясалды, гомумән, программа гамәлдә булган чорда 350дән артык гидротехник корылма торгызылды.
Чистай Выселкасы авыл җирлеге башлыгы Владимир Малышев объектны реконструкцияләүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Тантаналы чарадан соң «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин җирле сугару предприятиесенең җитештерү базасында булды, монда район мелиораторлары «Залив» ҖЧҖ белән берлектә авыл хуҗалыгын су белән тәэмин итү системалары өчен яңа су башнясы җитештерәләр. Радик Урманчиев катнашучыларны башняны әзерләүнең технологик процессы белән таныштырды. «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» оешмасы заказы буенча 25тән 50 куб метрга кадәр сыйдырышлы 25 башня эшләнгән. «Залив» ҖЧҖ директоры Дмитрий Гордиенко металлконструкцияләрен коррозиягә каршы эшкәртү җайланмасын һәм әзер әйберләрне кайнар буяу цехын күрсәтте.
Марс Хисмәтуллин Татарстанда мелиорацияне үстерү буенча максатчан программаның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде, аның төп юнәлешләреннән берсе – терлекчелек комплексларында да су белән тәэмин итү объектлары урнаштыру. Бу юнәлештә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең сускважиналарын бораулау һәм су җыю башняларын урнаштыру чыгымнарының 90 % субсидияләнә. Республика территориясендә башнялар җитештерә башлау авыл хуҗалыгын үзебездә эшләнгән су тутыру җайланмалары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм бу аларны сатып алуга чыгымнарны киметәчәк.