«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә чәчүлекләрне корылыктан саклап калу чаралары турында фикер алыштылар

2016 елның 8 июле, җомга

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның чәчүлекләрне корылыктан саклап калу чаралары темасына матбугат конференциясе узды.

«Республика авыл хуҗалыгында эшнең кызган чагы, -  диде Марат Әхмәтов. - Җәйге чор – чәчүлекәрне карау, уңыш җыюга әзерләнү вакыты. Чәчү тәмамланганнан соң чүп үләннәргә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшләр башкарылды. Июньнең коры булуын истә тотып, 1,2 мең гектар мәйданда чәчүлекләр яфрак аша өстәмә тукландырылды һәм бу эш дәвам итә».

Стресска каршы препаратлар белән яфрак аша өстәмә тукландыру үсемлекләрнең югары вегетатив активлыгын саклап калу максатында башкарылды.

Министр сүзләренә караганда, көннәр коры тору сәбәпле, Татарстан кырларындагы вәзгыять азрак борчу тудыра.

«Июньдә, күпьеллык белешмәләр белән чагыштырганда, явым-төшем өч мәртәбә азрак булды, – уртача 63 мм урынына 26 мм гына булды», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Аннан да азрак явым-төшем булган районнар бар. Актаныш районында бу күрсәткеч - 7 мм, Баулы, Бөгелмә, Ютазыда, Азнакай, Әлмәт районнарында - 11мм.-дан 15 мм.-га кадәр.

«Июньдәге һава шартларынннан чыгып, республиканың Гидрометеорология үзәге 15 райондагы вәзгыятьне “корылык” дип игълан итте. Әмма, шулай булса да, узган елга караганда чәчүлекләрнең торышы яхшырак», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Язын туфрактагы дымлылык бер метрга кадәр җитә иде. Министр: «Туфрактагы корылык республиканың көньяк-көнчыгышына гына азрак зыян китерде. Бу вәзгыятьтән чыгарбыз, дип ышанасы килә, чөнки Гидрометеорология үзәге, иртәгедән яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә. Яңгырлар булса, чәчүлекләрнең торышы яхшырыр дип уйлыйм».

Ул шулай ук, республикада терлек азыгы әзерләү дәвам итә, диде. Бүгенгә шартлыча бер баш хайванга 12,9 центнер азык әзерләнгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, Татарстанда 26 мең гектарга якын җир сугарыла һәм мондый мәйдан елдан-ел арта.

Быел «Татмелиорация»  траст компаниясе” ААҖ үзебезнең «Казанка» сугару машиналарын җитештерә башлады, дип искә төшерде министр. «Агрегат «Идел буенда Халыкара кыр көннәре» күргәзмәсендә күрсәтелде. Сыйфаты буенча ул Австрия, Италия, Америка аналогларыннан калышмый, шул ук вакытта аны җитештерү 35 процентка арзанракка төшә», – дип ассызыклады ул.

«Казанка» су сиптерү җайланмасын җитештерүче «Казан сугару техникасы заводы» ел саен шундый 100 машина чыгарырга сәләтле һәм үзебезнең республика өчен генә түгел, ә аннан читкә дә чыгарырга да җитәрлек итеп.

Марат Әхмәтов алдагы урып-җыю кампаниясе темасына да кагылды. «Быел без өстәмә 105 ашлык җыю комбайны сатып алдык», – диде ул.

Быел Татарстанда «3 по 100» программасы гамәлгә ашырыла. Анда ашлык өчен кукуруз, көнбагыш һәм рапс мәйданнарын 100 мең гектарга җиткерү күздә тотыла. «Кукуруз һәм көнбагышның вегетация срогы шактый озын. Күпчелек нәрсә техник мөмкинлекләргә бәйле, әлбәттә. Бу ел әлеге культураларны без күпме мәйданда үстерергә сәләтле булуыбызны күрсәтәчәк».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы журналистларның башка сорауларына да җаваплар бирде, аерым алганда, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен иминләштерү, Россиядә генномодификацияле организмнар һәм продукция үстерүне һәм үрчетүне тыю хакындагы закон һәм башкалар турында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International