«Кама» агрофирмасы ҖЧҖендә рыжикны (шепкәнне) җыю башланды

2016 елның 9 июле, шимбә

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Кама» агрофирмасы ҖЧҖендә рыжикны (шепкәнне) җыю башланды. Быел әлеге культура үсемлек мае алу өчен үстерелә, ул беренче мәртәбә чәчелде һәм 617 гектар мәйданны били.

Агрофирма белгечләре сүзләренә караганда, бу үсемлекнең чыгышы һәм үсеше көтелгәнне аклады - бүген аның башаклары өлгереп тулган. Уңыш һәр гектардан 15 – 20 центнер булыр дип көтелә.

«Быелгы уңыш тулысы белән орлык өчен генә файдаланылачак. Киләсе елга аның чәчү мәйданын 400гектарга җиткерергә планлаштырабыз. Аннары аны сата башлыйбыз», – дип аңлаттты «Кама» агрофирмасы ҖЧҖнең әйдәүче агрономы Минталип Галиев.

Рыжикны урып-җыюда Шамил Насретдинов, Ринат Шәйгарданов, Фоат Шәрәфетдинов һәм башка механизаторлар эшли.

Культураны кырда берничә көн киптергәннән соң суктыра башлыйлар. Минталип Галиев сүзләренә караганда, орлыклар 8 процент дымлылык белән саклауга салынырга тиеш. Суктырылган рыжик саклау өчен агрофирманың орлык заводына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International