Терлекчелек тармагының 2016 елдагы ярты еллык эшенә йомгаклар ясалды: 188,7 мең тонна ит һәм 609 мең тонна сөт җитештерелгән

2016 елның 8 июле, җомга

7 июльдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2016 елдагы ярты еллык эшенә йомгаклар ясалды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә районнарның выл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләреннән терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКИ (ГКУ) белгечләре, шулай ук республика нәсел хуҗалыклары технологлары катнашты.

Киңәшмә башында министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов 2016 елда сыер абзарларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды.

Шуннан соң «Селэкс» программасы буенча нәсел хуҗалыкларында терлекләр үрчетүнең торышы турындагы хисаплар белән Вахитов ис. АХКК, Кукмара районының «Урал» АХКК, Балтач районының «Алга» ҖЧҖ һәм Югары Ослан районының «Макулово» ТКның «КВ Агро» ААҖ технологлары чыгышлар ясадылар.

Эре мөгезле терлекләрдәге үрчем мәсьәләләре буенча «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКИнең терлекләр үрчетү һәм ясалма орлыкландыру бүлеге башлыгы Рөстәм Сәитов чыгыш ясады. Ул сыерларны орлыкландыру, бозаулату мәсьәләләренә тукталды. 2016 елның июнь ае белән чагыштырганда артым кимегән районнарны атап китте. Болар – Чирмешән, (35%), Менделеевск (40%), Әгерҗе (49%),Кама Тамагы (51%) районнары.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, терлекчелек буенча нәтиҗәләр уңай. Республикада эре мөгезле терлекләрнең баш саны 753,2 мең баш (ел башына карата 101%) тәшкил итә, шул исәптән сыерлар - 248,1 мең баш (100%). 609,0 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 103%), терлек һәм кош-корт 188,7 мең тонна (105%) җитештерелгән (үстерелгән), шул исәптән эре мөгезле терлекләр - 47,7 мең тонна (102%), туган бозаулар саны - 157,9 мең баш (101%).

Министр урынбасары сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда эре мөгезле терлекләрнең баш саны Кукмара, Зеленодольск, Минзәлә, Чүпрәле, Әтнә, Актаныш, Балтач муниципаль районнарында арткан. Терлекләрнең баш саны иң күп кимегән районнар - Алабуга, Әлмәт, Баулы, Кама Тамагы, Әлки, Бөгелмә, Биектау, Питрәч, Чистай муниципаль районнары.

Әтнә, Кукмара, Саба, Балтач, Актаныш, Азнакай, Чүпрәле, Биектау муниципаль районнарында сөт җитештерү күләмнәренең артуы күзәтелә. Аның буенча бу күрсәткечләр Әлмәт, Кама Тамагы, Чистай,Яңа Чишмә, Мамадыш, Алексеевск, Алабуга, Кайбыч, Югары Ослан муниципаль районнарында шактый кимегән.

Анализ ясау һәм практик ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшче төркем төзелгән иде, ул республиканың 6 муниципаль районында тикшерү уздырды. Бу төркем белгечләрен башка хуҗалыкларга җибәрү дә планлаштырыла.

Аннары Нәҗип Хаҗипов эре мөгезле терлек ите җитештерү күрсәткечләренә җентекләп тукталды. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткечләрнең Әгерҗе, Әлки, Кайбыч, Кама Тамагы, Алабуга, Әлмәт, Чистай муниципаль районнарында кимүе күзәтелә.

Йомгак ясап, министр урынбасары киңәшмәдә катнашучыларга терлек азыгы әзерләүгә, терлекчелек биналарын ремонтлауга игътибарлы булырга кушты һәм Машина белән сыер саву осталарының булачак республика конкурсы турында әйтте, аны Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХКК базасында уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International