2017 елда Россия Федерациясе Үзәк банкы 200 һәм 2000 сум номинал белән ике банкнот әйләнешкә кертергә җыена. Банкнотларның дизайны җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарылды.
Символларны сайлап алу 2016 елның 28 июнендә башланды һәм ул өч этапта уздырыла.
Беренче этап, ягъни гомумхалык тавыш бирүе http://твоя-россия.рф сайтында ачылды. Тавыш бирү йомгаклары буенча кимендә биш мең тавыш җыйган шәһәрләрнең һәм территорияләрнең һәм аларның символларының киңәйтелгән исемлеге төзеләчәк.
Икенче этап барышында гомумроссия сораштыруы үткәрелә, шуннан соң иң күп тавыш җыйган 10 шәһәрдән яисә территориядән һәм аларга караган 20 символдан торган (һәр шәһәргә яисә территориягә икешәр) исемлек төзеләчәк.
Соңгы өченче этапта гомумхалык тавыш бирүе юлы белән 10 лидер шәһәрдән яисә территориядән ике җиңүче һәм аларның дүрт символы (һәр шәһәргә яисә территориягә икешәр) сайлап алына.
Конкурсның иң соңгы йомгаклары 2016 елның 7 октябрендә игълан ителә.
Казан шәһәре үзенең күпгасырлык тарихы һәм Россия төбәкләре мәркәзләре арасында югары дәрәҗәгә ия булуы белән яңа банкнотны бизәргә лаек.