Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасын җитештерә торган CNH Industrial заводында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «CNH Industrial Russia» ҖЧҖ компаниясенең генераль директоры Фабрицио Чепполина, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар бар иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эшлекле сәфәре барышында шәһәрнең сәнәгать зонасында юл челтәрен төзекләндерү эшләрен тәмамлауга багышланган тантаналы чарада катнашты, шулай ук берничә җитештерү комплексында булды.
«КАМАЗ» ҖАҖ һәм авыл хуҗалыгы техникасын эшләп чыгару буенча CNH Industrial уртак предприятиесе 2010 елда төзелгән иде. Гомуми инвестицияләр суммасы 42 млн. доллар тәшкил итә.Проект куәте - елга 2,5 мең трактор һәм 1,5 мең комбайн. Җитештерү биналары 55 мең квадрат метр мәйданны били.
Компания вәкилләре Рөстәм Миңнехановка завод турында мәгълүмат бирделәр, анда 50дән артык кеше эшли, хезмәткәрләргә тулы социаль пакет бирелә, аңа бушлай туклану, медицина иминләштерүе, җитештерүдә һәм көнкүрештә бәхетсезлек очракларыннан өстәмә иминләштерү керә.
Рөстәм Миңнеханов төп җитештерү процесслары белән танышты. Ул металл кою, буяу участокларында, кабиналар әзерләү һәм эретеп ябыштыру цехында, контроль сынап карау участогында булды. Аңа шулай ук 360тан артык компонентның һәм комплектлаучы өлешләрнең турыдан-туры заводта эшләнүе турында да әйттеләр.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов CNH Industrial уку үзәге эшчәнлеге белән танышты. Ул бу елның июнендә ачылган иде. Үзәкнең төп юнәлеше - New Holland Agriculture, Case IH, Case Construction, New Holland Construction һәм Iveco брендлары техникасына идарә итү һәм хезмәт күрсәтү күнекмәләрен камилләштерү. Ел ахырына кадәр 700дән артык кеше монда укулар узар, дип планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов уку классларын, китапханәне, практик семинарлар үткәрелә торган остаханәләрне һәм башка бүлмәләрне карап чыкты.