Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында авыл хуҗалыгы формированиеләре терлекчеләрен кече ветеринария белгечләре булып эшләү өчен кирәкле практик күнекмәләргә өйрәтү курслары дәвам итә. Курсларда 26 кеше укый.
Укырга килүчеләргә Н.Э. Бауман ис. КДВМА мөгаллимнәре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре, районнарның ветеринария берләшмәләре белгечләре лекцияләр укыйлар.
Программа кадрлар проблемасы булган районнарны ветеринария белгечләре белән тәэмин итү максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе инициативасы белән эшләнде.
Бу елның июнь аенда кече ветеринария белгечләрен укыту буенча шундый курслар Әлмәт муниципаль районында узды. Анда 17 тыңлаучыга сертификатлар бирелде.