Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Дубайда Еллык инвестиция форумы президенты Дауд Әл Шезави белән очрашты. Очрашу Казанда Игенчеләр сараенда узды.
Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары НәҗипХаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «Рацин» ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, Дубайда Еллык инвестиция форумының бизнесны үстерү менеджеры Гүзәл Сагинтаева катнашты.
Марат Әхмәтов катнашучыларны ркспубликаның АПК торышы белән таныштырды.
«Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме буенча Россия субъектлары арасында әйдәүчеләрдән санала. 2015 ел йомгакларыннан күренгәнчә, сөт җитештерү буенча без беренче урында торабыз, терлек ите һәм кош ите җитештерү буенча – дүртенче урында», – дип сөйләде ул.
Министр, чәчүлек җирләре 3 миллион гектардан артык, дип билгеләп узды.
«Авыл хуҗалыгына без бизнес итеп кенә карамыйбыз, ә тормыш рәвеше дип кабул итәбез, – диде Марат Әхмәтов. – Әлбәттә, республика авыл хуҗалыгы тармагының куәте бүгенге белән чагыштырганда шактый югары».
Узган елларда тармак реформалаштыру этабын узды һәм, нәтиҗәдә, авылда төрле хуҗалык рәвешләре барлыкка килде – эре холдинглар, урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар.
«Тармак үсешенә климат зур йогынты ясый», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Соңгы елларда республикада хәләл продукция җитештерүгә дә зур игътибар бирелүе турында әйтеп узды министр.
«Татарстанда уртак предприятиеләр кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче чит ил компанияләре бар, – дигән мәгълүмат бирде Марат Әхмәтов. – Махсус икътисадыйзоналар да бар».
Дубайда Еллык инвестиция форумы президенты Дауд Әл Шезави очрашу өчен рәхмәт белдерде. «Соңгы елларда без Татарстан белән актив хезмәттәшлек итәбез. Безнең вәкилләр «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» саммитында катнаштылар ә сезнең вәкилләр – Дубайда Еллык инвестиция форумында», – дип билгеләп үтте ул.
Дауд Әл Шезави гарәп илләре базары, азык-төлек иминлеге фонды турында сөйләде.
Очрашу барышында алга таба хезмәттәшлек итү һәм авыл хуҗалыгы секторындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен эшче төркем төзү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Белешмә өчен. Дубайда Еллык инвестиция форумы халыкара һәм инвестиция хезмәттәшлегенә юнәлдерелгән. 2016 елда форумга дөньяның 140 иленнән 500дән артык компания җыелды, килүчеләрнең гомуми саны 14, 6 мең кеше иде.