Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында ашлык җыю комбаннарына техник тикшерү уздырылды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Кичә, 6 июльдә, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының җиде мәйданчыгында ашлык җыю комбайннарына традицион техник тикшерү уздырылды, шулай ук янгынга каршы чаралар тикшерелде.

Комиссия составында Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы башлыгыФаил Камаев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, идарә белгечләре, Дәүләт техника күзәтчелегенең (Гостехнадзор) Актаныш районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов һәм башкалар бар иде.

Комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы машиналарының торышын карадылар, тиешле документларның һәм машинист таныклыкларының булу-булмавын, янгынга каршы һәм хезмәтне саклау кагыйдәләренең һәм нормаларының үтәлешен тикшерделәр.

Дәниф Харисов игенчеләргә мул уңыш җыеп алуларын теләде, ә район башлыгы Фаил Камаев тулысынча урып-җыюга әзер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә акчалата премияләр тапшырды.

2016 елгы урып-җыю кампаниясендә Актаныш районында 101 ашлык җыю комбайны эшләячәк.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International