Кичә, 5 июльдә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында ашлык җыю комбайннары урып-җыю чорына әзерлек уздылар.
Анда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов,районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, «Агросила групп» ЯАҖгенераль директоры Фәнис Газетдинов, «Агросила групп» ЯАҖ баш инженеры Фәрид Хәкимов һәм башка белгечләр катнашты.
Кабул итү барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ашлык җыю комбайннарының урып-җыюга әзерлеге тикшерелде. Аның йомгаклары буенча барлык техникага 2016 елгы урып-җыюда катнашуга рөхсәт бирелде.
Шуны да әйтергә кирәк, район игенчеләре урып-җыю эшләренә керештеләр дә инде. Мәсәлән,«Нива» ҖЧҖендә рыжик җыя башладылар.